Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елның ноябрь ае метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган
Татарстанда 2025 елның ноябрь ае даими күзәтүләр тарихында иң җылысы булган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көзнең соңгы аенда республика буенча уртача һава температурасы +2,4 градус тәшкил иткән. Узган ялларда уртача тәүлеклек температуралар нормадан 11 градуска югарырак булган.
Аерым алганда, Казанда 14, 18 һәм 29 ноябрьдә температура рекордлары куелган.
Элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов 2025 елның ноябрь аендагы һава торышы 2013 елда куелган температура рекордын уздырачак дип фаразлаган иде.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, декабрьнең беренче ункөнлегендә дә Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 6-7 градуска югарырак булачак.
Гомумән, республика өчен кышның беренче ае башында климатик норма -7,4 градуска, ә Казан өчен -6,4 градуска тигез. Шул рәвешле, төбәк буенча уртача температура -нульдән бераз түбәнрәк, ә аның башкаласында нульдән бераз түбәнрәк яки бераз югарырак булачак.
Элегрәк синоптик Шувалов кар декабрьнең икенче ункөнлегендә генә явачак дип фаразлаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз