news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә булды

Татарстанда 01:09 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Бу хактагы хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

Режим Мәскәү вакыты белән 06:13 сәгатькә кадәр гамәлдә булды.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», – диелә ведомство хәбәрендә.

Элегрәк Татарстан халкы һәм республика кунаклары файдалана ала торган иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасы басылып чыккан иде. Алар ярдәмендә кешеләр, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы аркасында интернет эшенә чикләүләр кертелгән очракта да, элемтәдә кала. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый Wi-Fi челтәрен үстерергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot