news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда югалган балыкчының мәетен тапканнар

Татарстанның Актаныш районында югалган балыкчының мәете табылган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 58 яшьлек ир-ат иртән көймәдә Түке авылыннан Бәҗәнә елгасының каршы як ярына таба йөзеп киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Көн уртасында 112 бердәм номерына аның югалуы турында хәбәр килгән. Ачыкланганча, ир-атның үзе белән телефоны булмаган.

Нәтиҗәдә, шаһитлар ярдан ике метр ераклыкта, метр ярым тирәнлектә ир-атның мәетен табып алган һәм полицейскийларга тапшырган.

Балыкчының коткару жилеты булмаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, кече үлчәмле суднода коткару жилетлары булмаган өчен аның хуҗасына 15-20 мең сум штраф яный.

Моннан тыш, Татарстанда кече үлчәмле суднолар навигациясе рәсми рәвештә 10 ноябрьдә тәмамланды. Хәзер суга керү зур куркыныч тудыра һәм фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot