news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча педагогларга түләү өчен 12 млн сум бүленә

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча педагогларга түләү өчен 12 млн сум бүленә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елда Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына һәм кечкенә шәһәрләргә эшләргә кайткан педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен 12 миллион сум акча каралган. Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Программа ике чыганактан финансланачак: федераль бюджеттан 6,48 миллион сум бүлеп бирелсә, калган өлешен республика тәэмин итәчәк.

Ярдәм «Авыл укытучысы» программасы кысаларында күрсәтелә. Анда катнашучылар авыл җирендә яки зур булмаган шәһәрләрдә эшкә урнашканда 1 миллион сум күләмендәге түләүгә исәп тота ала.

2026 елда Россиядә программаны гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot