Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Татарстанда ясалма фәһем технологияләрен үстерүгә 1 миллиард сум юнәлдереләчәк
2026 елда Татарстан Республикасында ясалма фәһем технологияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сум юнәлдереләчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Акчалар икътисадның һәм дәүләт идарәсенең реаль секторына ясалма фәһем технологияләрен кертүне максат итеп куйган «2026-2030 елларга Татарстан Республикасында ясалма фәһем технологияләрен үстерү» программасы кысаларында каралган.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә, Мәгариф һәм фән, шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы программаның җаваплы башкаручылары итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз