news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган

Татарстанда 3,2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 4 сентябрьгә бөртекле культуралар биләгән мәйданнарның 83 процентында игеннәр суктырылган. 3 миллион 210 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренчә, 12 районда мәйданнарның 90 процентында игеннәр җыеп алынган, ун районда 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Иң югары уңыш (гектарыннан 50 центнердан артык) - Тәтеш районында.

Шул ук вакытта, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культураларны җыеп алуны инде тәмамлаган. Беренчеләр арасында Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыгын, Арча районының «Казанка» агрофирмасын һәм Саба районының Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгын атап үтәргә мөмкин.

Шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнүче тугыз районның җидесе татлы тамыр алуга керешкән. Хәзерге вакытта 5,4 мең гектарда уңыш җыелган, 296 мең тонна тамыразык казып алынган, уңыш гектарыннан уртача 546 центнер тәшкил итә.

Моннан тыш, 16 район силоска кукуруз җыюга керешкән. Бу культураны 102 мең гектарда җыеп алырга кирәк, әлегә 4 мең гектарда эшләр башкарылган. Республика буенча яшел массаның уңышы уртача 380 центнердан артык тәшкил итә. Республикада якынча 3,7 миллион тонна силос әзерләү планлаштырыла.

Гидрометеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, август башыннан Татарстан буенча уртача 60 миллиметрдан артык явым-төшем күзәтелгән. Кайбер метеостанцияләрдә, әйтик, Кама Тамагында явым-төшем күләме – 156 миллиметр, Аксубайда – 90, Буада 86 миллиметр (норма - 54 миллиметр булганда) тәшкил иткән. 17 метеостанциянең алтысында куркыныч күренеш – туфракның артык дымлануы теркәлгән. Агымдагы ел уңышыннан 543 мең гектарны биләгән чәчүлекләр (22 процент) иминиятләштерелгән, шул исәптән 107 мең гектары - артык дымланудан.

Көзге культураларны чәчү дәвам итә; төбәктә бу эш 296 мең гектарда башкарылган, шуның 82 мең гектары - көзге рапс, 215 мең гектары - көзге бөртекле культуралар.

Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында ведомство җитәкчесе Оксана Лут көзге бөртекле культураларны планлаштырылган мәйданда чәчүне бурычын куйды. Мәйданнарны саклау өчен федераль министрлык тарафыннан дәүләт ярдәме чарасы да әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot