news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза. Барлык районнарда да бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 миллион 82 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40 центнерга җитә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә республика буенча 125 мең тонна ашлык суктырылган. Бүгенгә бөртеклеләр 270 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 24 проценты дигән сүз.

Иң күп мәйданда бөртеклеләр Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында (40 проценттан артык) суктырылган. Иң югары уңыш - Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында. Аларда бер гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot