news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең күп режимлы учреждениесе төзелә башлый

Татарстанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең күп режимлы учреждениесе төзелә башлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Федерациясе юстиция министры Константин Чуйченко Татарстанда берләштерелгән типтагы инновацион учреждение төзелә башлавы турында хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне БДБ илләре Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының чираттагы утырышында сәламләвемә шатмын. Бу мәйданчык эшләгән дәвердә үзен җинаять-башкару системасында иң катлаулы бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә торган абруйлы дәүләтара институт буларак күрсәтте», – диде министр.

БДБ илләренең хокукый һәм пенитенциар өлкәләрдәге хезмәттәшлеге хокукый системаларның уртаклыгына, тарихи традицияләргә, илкүләм һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүнең бердәм максатларына таяна, дип искәртте ул.

«Россия Юстиция министрлыгы БДБ буенча партнерлар белән системлы ведомствоара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең уртак бурычыбыз – бүгенге көн сынауларына җавап бирергә, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияләргә сәләтле нәтиҗәле хокукый механизмнар булдыру», – дип өстәде ул.

Бүгенге очрашуның Казанда узуы символик мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте Чуйченко.

«Якын киләчәктә нәкъ менә монда берләштерелгән типтагы инновацион учреждение төзү проекты гамәлгә ашырыла башлый», – дип белдерде РФ юстиция министры.

Берләштерелгән типтагы учреждение тикшерү изоляторын һәм төрле типтагы колонияләрнең аерым участокларын: гомуми һәм катгый режимлы колонияләрне, балигъ булмаганнар өчен тәрбия колониясен, хатын-кызлар колониясен һәм төзәтү үзәге участогын берләштерәчәк.

2027-2030 елларда Татарстан Республикасында бу учреждение төзү турындагы карар РФ Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның августында кабул ителде, дип өстәде Чуйченко.

news_right_1
news_right_2
news_bot