Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 35 градуска җиткән салкыннардан соң температура фоны күтәрелә башлый
Бүген, 5 февральдә, Татарстанда аномаль салкыннардан соң температура фоны күтәрелә башлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәя (шул исәптән Казанда да). Юлларда бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы -23..-28 градус (аязганда һәм көнчыгыш районнарда -30..-35 градус) тәшкил итсә, иртән Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы -16..-21 градуска кадәр күтәреләчәк (көнчыгышта -24..-29 градуска кадәр). Көндез исә -9..-14 градус (көнчыгышта -13..-18, ТР башкаласында -10..-12 градус) булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз