news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы ришвәт алган өчен тоткарланган

Татарстанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы тоткарланган. Аны алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен ришвәт алуда шикләнәләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, агымдагы елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм әлегә шәхесе ачыкланмаган башка инспекция хезмәткәрләре 150 мең сум акча алган. Бу акчага алар эшмәкәргә закон тарафыннан билгеләнгән тәртипне әйләнеп үтеп, алкоголь әйләнешенә лицензия алуда булышырга вәгъдә иткән.

Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында суд аның өчен йорт аресты рәвешендә чик кую чарасын сайлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot