news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике көнлек эш атнасы башланды

Татарстанда моннан алдагы алты көнлек эш атнасыннан соң ике көнлек эш атнасы башланды.

Халыклар бердәмлеге көне, 4 ноябрь, РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Үз чиратында, ТР Конституциясе көне, 6 ноябрь дә, «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика кануны нигезендә, шулай ук эш көне түгел һәм бәйрәм көн санала.

Шуның белән беррәттән, шимбә, 1 ноябрьдәге ял көне РФ Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2024 елның 4 октябрендәге 1335нче карары белән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерелде.

Шул рәвешле, бу атнада Татарстанда 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрь ял көннәре санала. 5 ноябрьдә эш көне РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә бер сәгатькә кыскара.

Гомумән алганда, Россия буенча ноябрь ялларыннан соң башланган кыскартылган эш атнасы өч көнлек булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot