news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә җылы һәм яңгырлы һава торышы урнаша

Татарстанда ял көннәрендә җылы һәм яңгырлы һава торышы урнаша
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда ял көннәрендә җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә, температура +19 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә.

Иртәгә, 9 октябрьдә, төбәк чираттагы циклонның алгы өлешендә булачак. Алмашынучан болытлы һава торышы, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә күпчелек районнарда һава температурасы +2..+7 градус, түбән урыннарда аязганда -1..+1 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәрелә.

10 октябрьдә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми, температура фоны моннан алдагы тәүлеккә караганда бераз югарырак (+4 градустан +9 градуска кадәр) булачак. Көндез циклонның җылы секторында һава +14..+19 градуска кадәр җылына. Атмосфера фронтын узганда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы һәм тизлеге секундына 15-17 метрга җиткән көчле җил исүе ихтимал.

11 октябрьдә, атмосфера фронты республика территориясеннән киткәндә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем туктый, ә һава моннан алдагы көн белән чагыштырганда салкынчарак (+11..+16 градус) булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, киләсе атна башында, атмосфера басымы югары булу сәбәпле, Татарстанда җылы һәм тыныч һава торышы саклана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot