Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ял көннәрендә явым-төшем туктый һәм температура +32 градуска кадәр күтәрелә
Татарстанда ял көннәрендә эссе һәм нигездә коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җомга, шимбә һәм якшәмбе, 15, 16 һәм 17 майда явым-төшемнәр туктый. Фронталь бүленешнең якын булуы сәбәпле 16 майда төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Төнлә һава температурасы +11..+17 градус, ә көндез +25..+30 градус тәшкил итәчәк. 17 майда термометрның терекөмеш баганасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 18 һәм 19 майда, төбәктә һава шартлары үзгәрми. Явым-төшем ихтималы аз, ә һава тәүлекнең якты вакытында +27..+32 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз