Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда талпан кадалу очраклары өчтән бер өлешкә кимегән
Татарстанда талпан кадалу очраклары 30 процентка кимегән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүген талпаннар сезоны әле саклана. Гадәттәгечә, без урман бетеннән зыян күргән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен октябрьгә кадәр теркибез. Бүгенге көндә талпан инфекцияләре буенча вазгыять тыныч. Талпаннар һава шартларына бәйле, һәм бу сезонда әлеге бөҗәктән зыян күрүчеләр саны узган елның шул чорына караганда 30 процентка кимрәк - барлыгы 6 792 кешегә талпан кадалган. Узган ел шул чорда 8 926 очрак теркәлгән булган», - дигән мәгълүматлар китерде ул.
Шулай ук, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе статистикасыннан күренгәнчә, мондый очракларның 85 проценты табигатьтә ял иткәндә була. Талпан боррелиозының - 13, шулай ук талпан энцефалитының өч очрагы теркәлгән – алар барысы да читтән кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз