news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Чирмешәнне урап уза торган юлда машиналар хәрәкәте ай ярымга ябыла

Татарстанның Чирмешән районында 1 сентябрьдән башлап 15 октябрьгә кадәр төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлы — Чирмешән авылын урап уза торган юл участогында транспорт хәрәкәте ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чикләү әлеге юлның 3,4нче чакрымыннан 6,7нче чакрымына кадәрге участогында юл өслеген капиталь ремонтлау белән бәйле, дип аңлаттылар ведомствода.

Шул ук вакытта, машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар тәкъдим ителә. Бу — Акъяр — Чирмешән — Шонталы автомобиль юлы һәм «Чирмешән авылын урап уза торган юл», әмма юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә.

Юлларны капиталь ремонтлау Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot