news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда агросәнәгать комплексының мәгълүмат системасын яңартуга 27 млн сум юнәлдерелә

Татарстанда агросәнәгать комплексының мәгълүмат системасын яңартуга 27 млн сум юнәлдерелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасын яңарту проектын гамәлгә ашыра. Платформаны яңартуга 27 миллион сум акча юнәлтергә ниятлиләр, диелә дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган материалларда.

Яңартылган система төбәкнең аграр секторында катнашучы 4 меңнән артык кешене бердәм цифрлы киңлектә берләштерәчәк. Платформа белешмәләр җыю һәм анализлауны автоматлаштыру, авыл хуҗалыгы эшләрен контрольдә тоту һәм терлек санын исәпкә алуны оештыру алымы булачак.

Системага, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасын кулланып, шәхси кабинетлар аша кереп булачак. Платформа составында шул исәптән җирләрне мониторинглау, кырларны эшкәртүгә күзәтчелек итү һәм тармак мәгълүматларын җыю өчен махсус модульләр каралган. Геомәгълүмат сервисларына һәм терлекләрне цифрлы исәпкә алуга аерым игътибар бирелгән.

Системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм хакимият органнары арасында хезмәттәшлекне оператив рәвештә җайга салу, хисапларны гадиләштерү һәм аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге тудырыр дип көтелә. Барлык мәгълүматлар алга таба анализлау һәм визуализацияләү мөмкинлеге булган базада сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot