Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда IT-җинаятьләр саны 43 процентка кимегән
Быелның җиде аенда Татарстанда IT-җинаятьләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимегән. Бу хакта ТР Прокуратурасы Тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең эчке эшләр органнарында тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Быелның 7 ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 9,5 мең IT-җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимрәк. Җинаятьләр структурасында хәлләр түбәндәгечә: 5 меңнән артык мошенниклык, 1,5 меңләп урлау очрагы, шулай ук компьютер мәгълүматына 751 тапкыр законсыз керү теркәлгән», – дип сөйләде Алмаз Фәттахов.
Ул билгеләп үткәнчә, җинаятьләрнең ачылу дәрәҗәсе 25 процент чамасы тәшкил иткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз