news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ир-атлар күбесенчә 25-29 яшьтә гаилә кора

Татарстанда ир-атлар күбесенчә 25-29 яшьтә өйләнә, ә кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Яшьләр, нигездә, 25-29 яшьтә гаилә кора. Егетләрнең 28 процентка якыны шушы яшьтә өйләнә. Кызлар исә 18-24 яшьтә кияүгә чыга. Татарстанда яшәүче кызларның 36 процентка якыны шушы яшьтә туй балдагы кия», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Искәртеп үтәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда никахлашу турында 23 683 акт теркәлгән. Өстәвенә, парларның 70 проценты беренче тапкыр никахлашкан. Алай гына да түгел, никахлар саны буенча республика Идел буе федераль округында лидер булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot