Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 45 яшьлек ир-ат фейерверк аттырганда күзсез кала язган
Татарстанның Югары Ослан районы Каинки авылында 45 яшьлек ир-ат пиротехника җибәргәндә күзен җәрәхәтләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Зыян күрүчене Республика клиник офтальмология хастаханәсенә китергәннәр. Табиблар караганнан соң, ир-атны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Искәртеп үтәбез, республикада 12 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ул пиротехниканы сәнәгать объектлары, торак йортлар һәм кешеләр күп торган урыннар янында куллануны чикли.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә фейерверкларны махсус кибетләрдә генә сатып алырга, аларның яраклылык срогын, төргәкнең ачылмаганлыгын һәм инструкциясе булу-булмавын тикшерергә кирәклеген искәртәләр.
Шулай ук фейерверк аттыру өчен куркынычсыз мәйданчык сайларга, дистанция сакларга һәм инструкцияләрне төгәл үтәргә кирәк. Пиротехниканы биналарда, балконнарда, түбәләрдә, шулай ук куркыныч объектлар янында һәм начар һава торышы булганда куллану тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз