Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңа җәмәгать судьялары сайланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүген ТР Дәүләт Советының 17нче утырышында депутатлар Татарстанның яңа җәмәгать судьялары кандидатураларын раслады. Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
«Бу гражданнар законнарда каралган тикшерү процедураларын үтте. Аларның барысы да судьяларның югары вазифасына туры килә. Сайлау өчен бернинди каршылык та юк», – дип белдерде ул.
Фидалия Фәттахова вәкаләтләр срогы чикләнмичә республиканың Кукмара районы буенча җәмәгать судьясы итеп сайланды.
Моннан тыш, отставкадагы судья Раян Зәйнетдинов Казанның Яңа Савин районы 3нче суд участогы буенча бер ел җәмәгать судьясы вазифаларын башкарачак.
Парламент утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз