Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм +8 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда көнчыгыш циклоны йогынтысында һава шартлары начарая, температура фонның кимүе дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә.
Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндезге сәгатьләрдә – 15-18 метрга, ТР башкаласында 15 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы -2 градуска тәшкил итсә һәм кырау күзәтелсә, көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрның терекөмеш баганасы +6..+8 градуска кадәр күтәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз