Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда глэмпингларда ял итү популярлаша
Татарстанда җәй көне глэмпингларда ял итү популярлаша. ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бу - уңайлы йортлары булган базалар, аларда еш кына кайнар су, электр һәм барлык кирәкле санитар уңайлыклар да бар. Хәзер республикада мондый вариантлар бик күп, һәм аларның бәясе артуын дәвам итә», - диде ул.
Эксперт сүзләренчә, җәен глэмпингларны арендалауның уртача бәясе тәүлегенә якынча 15 мең сум тәшкил итә. Әмма җиһазландыру һәм өстәмә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, бәя 50-70 мең сумга да җитәргә мөмкин.
Мондый объектлар бөтен республика буенча урнашкан: 40 проценты – елгалар буенда, тагын 40 проценты – урманда, калган 20 проценты – күлләр һәм буалар янында.
Лаеш районы казанлылар өчен иң популяр юнәлеш булып кала. Ул ял итүчеләрне яшел табигате, Идел һәм Кама яр буйлары, транспорт ягыннан уңайлылыгы белән җәлеп итә. Чагыштыру өчен: күрше Марий Эл Республикасында табигать баерак булса да, юлга сәгать ярым-ике сәгать вакыт китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз