news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда әле 46 мең гектарда техник культуралар җыеп алынмаган

Көнбагыш кыры

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда әле техник культуралар биләгән 46 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынмаган. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика Хөкүмәте йортындагы узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләре буенча, тәмамланып килүче атна моннан алдагысына караганда кыр эшләрен башкару өчен уңайлырак булган. Салкын көннәр көнбагыш һәм кукурузны суктыру өчен авыр техника белән кырга керергә, шулай ук шикәр чөгендерен ташуны активлаштырырга мөмкинлек бирде, дип аңлатты ул.

Соңгы ике атнада республикада 30 мең гектар мәйданда (8 мең гектар – кукуруз, 22 мең гектар – көнбагыш) уңыш җыелган. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Түбән Кама (4,4 мең гектар), Бөгелмә (4,2 мең гектар) һәм Мөслим (4,2 мең гектар) районнарында шактый зур күләмдә җыеп алынмаган мәйданнар кала.

Моннан тыш, төбәктә шикәр чөгендерен ташу һәм эшкәртү дәвам итә. Шикәр заводларына 1 миллион 322 мең тонна тамыразык кайтартылган, шуның 1 миллион 308 мең тоннасы эшкәртелгән. Барлыгы 184 мең тонна шикәр җитештерелгән, дип искәртте Ленар Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot