news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бу атнада җылы һәм тотрыксыз һава торышы саклана, кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Температура фоны нормадан ике-өч градуска артып китә – элегрәк белгечләр төбәк территориясендә температура фоны июнь уртасында нормадан бер градуска югарырак булыр дип көткән иде.

Якын көннәрдә Татарстан төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында булачак, әмма һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: һава массасы җылы һәм тотрыксыз булып калачак.

Иртәгә, 16 июньдә, республика аша атмосфера фронты узачак. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгырлар алып килә, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җил көчәеп, секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез боз яварга мөмкин, ә төнлә һәм иртән төбәк буенча кайбер урыннарда томан төшәчәк. Төнлә температура +13..+18 градус тәшкил итсә, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбегә каршы төндә, 17 июньдә, явым-төшем ихтималы аз, ә көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Пәнҗешәмбе, 18 июньдә, Татарстанны чираттагы атмосфера фронты көтә. Бераз суыта: төнлә температура +9..+15 градус, көндез +21..+27 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, атна ахырына кадәр республикада һава шартлары үзгәрмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot