Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операциядә катнашучыларның балаларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Татарстан Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты «Баланы мәктәпкә җый» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм «Яхшы кешеләр лигасы» хәйрия фонды ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм чарасы оештырды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар химик тәҗрибәләрне күзәтте, үз куллары белән антистресс ясарга өйрәнде һәм хәтта үзләре дә экспериментларда катнашты. Шоу азагында барысына да туңдырма тараттылар.
Шулай ук төбәк комитеты һәм Казан Шәһәр Думасы депутаты Руслан Галимов балаларга яңа уку елы башлану уңаеннан кирәкле барлык әйберләрне үз эченә алган мәктәп комплектлары бүләк итте.
Шул ук вакытта, иң дулкынландыргыч мизгел фронт хатларын тапшыру булды. Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының тагын бер Бөтенроссия акциясе кысаларында бер офицерның хатын тапшырдылар.
Фото: ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты
«Мондый очрашулар күркәм традициягә әверелсен, чөнки нәкъ менә җылылык, дуслык һәм игътибар балаларга үзләрен ышанычлы хис итәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Җылылык һәм кайгыртучанлык кечкенә каһарманнарыбызның йөрәкләрен җылытсын һәм яңа казанышларга рухландырсын!» – дип белдерделәр комитетта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз