news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда экскаваторчы үлемендә гаепле прорабны хөкем итәчәкләр

Татарстанда экскаватор йөртүче үлемендә гаепле прорабны хөкем итәчәкләр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 31 октябрендә Чаллыда Мәләкәс елгасы төбен чистарту эшләре башкарылган. Прораб экскаватор белән идарә итүне рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үтмәгән хезмәткәргә тапшырган. Эш вакытында экскаватор ауган һәм кабинада утырган эшче һәлак булган. Прораб бу вакытта урында булмаган.

Җинаять эше судка тапшырылган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot