news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бер сәүдә үзәгендә үсмергә пычак белән һөҗүм иткән ир-ат суд каршына басачак

Татарстанда Казанның бер сәүдә үзәгендә үсмергә пычак белән һөҗүм иткән ир-атны хөкем итәчәкләр.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елның 30 октябрендә Казанның сәүдә-күңел ачу комплексларының берсендә 60 яшьлек ир-ат белән балигъ булмаган кыз арасында низаг купкан. 17 яшьлек үсмер кызны яклап чыккан, шуннан соң ир-ат аның күкрәгенә пычак белән кадаган һәм качып киткән. Үсмерне хастаханәгә озатканнар, ир-ат сак астына алынган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, үсмерне табиблар ярдәме белән коткарып кала алганнар. Үз чиратында, ир-ат кеше үтерергә омтылуда гаепләнә. Эш судка тапшырылган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot