news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 300 меңнән артык кеше табибка МАКС аша язылган

Агымдагы елда Татарстанда 300 меңнән артык кеше МАКС мессенджеры аша табибка язылган. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Быел 300 меңнән артык кеше МАКС мессенджеры аша табибка язылды», – дип белдерде Ефремов. Ул сервиска ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте.

Ефремов шулай ук МАКС аша табибка язылып кына калмыйча, анализ нәтиҗәләрен дә алырга, шулай ук больничныйны дистанцион рәвештә ябарга да мөмкин икәнен искәртте – бу мөмкинлектән ай саен 10 меңнән артык пациент файдалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot