Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эшкуарын 22 миллион сумлык салым махинацияләрендә гаеплиләр
Татарстанда бер фирманың директоры һәм гамәлгә куючысы салым түләүдән качуда шикләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары буенча, сүз «Сапфир» ҖЧҖ хуҗасы турында бара.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, эшкуар 2022 елдан 2024 елга кадәр, 10 контрагент белән килешүләр төзү күренешен тудырып, салым декларацияләрендә ялган мәгълүмат күрсәткән. Шул рәвешле, ул 22 миллион сум күләмендә өстәмә кыйммәткә салым түләүдән качкан.
Тикшерүчеләр салым махинацияләрен икътисад полиция һәм салым органнары белән бергә ачкан. Хәзер эшнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз