news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак йорт ишегалдында кешеләргә аткан ир-атны кулга алдылар

Әлмәттә торак йорт ишегалдында атыш оештырган ир-атка хулиганлык маддәсе буенча гаепләү белдерелде. Ул сак астына алынды, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Искәртеп үтәбез, әлеге хәл 26 апрельдә Чернышевский урамындагы йорт ишегалдында булган. Травматик пистолет белән коралланып ир-ат кешеләргә төбәп аткан. Низагта катнашучыларның берсе зыян күргән. Хокук сакчылары соңрак җинаятьчене тоткарлаган.

Гаепләнүче 26 июньгә кадәр кулга алынды, тикшерү барышы күзәтчелек ведомствосы контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot