news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 450 мең сум күләмендә алимент бурычы җыелган ир-ат мәҗбүри эшләргә озатылган

Татарстанда яшәүче ир-ат алиментларын түләмәгән өчен ярты елга төзәтү эшләренә җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстанның Әгерҗе районы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, башта ир-атны алиментларын түләмәгән өчен 2021 елда ук җинаять җаваплылыгына тартканнар. Ваемсыз әти моннан тиешле нәтиҗә ясамаган, даими эшкә урнашырга теләмәгән, шул ук вакытта эшкә сәләтле булган. Нәтиҗәдә, алимент бурычларының гомуми күләме 450 мең сумнан артып киткән.

Соңрак ир-ат даими эш урыны тапкан һәм гаебен тулысынча таныган. Шуларны исәпкә алып, суд аны алты ай мәҗбүри эшләргә җибәргән. Ир-ат төзәтү үзәгендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре күзәтчелегендә җәза үтәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot