news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе, 9 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга, иртән һәм көндез кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +15..+20 градус тәшкил итте, көндез термометрның терекөмеш баганасы +20..+25 градуска, көнчыгыш районнарда урыны белән +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга, кайбер урыннарда 22 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада температура +22..+24 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot