Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Аеклык ноктасы» проектында катнашучыларның 80 проценты алкогольгә бәйлелектән котылган
Татарстанда социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» проектында катнашучыларның 80 проценты алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән котылган. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Проектта катнашучыларның 80 проценты озакка сузылган ремиссиягә иреште. Кызганыч ки, эчкечелек һәм наркомания — ул хроник авыру, әмма ремиссиянең булуы проектның уңышын күрсәтә. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 1500 бала гаиләләрдә яшәргә калды», - дип искәртте спикер.
Аның сүзләренчә, 2025 елда гаиләләрен саклап калу һәм балаларны әти-әниләренә кайтару максатыннан элек ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрне дә проектка кертә башлаганнар. Ул шулай ук быел программага 199 кеше кертелүен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз