news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда температура +28 градуска кадәр күтәреләчәк, кич яңгыр яварга мөмкин

Бүген Татарстанда температура +28 градуска кадәр күтәреләчәк, кич яңгыр яварга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, көндез явым-төшем фаразланмый.

Кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр җитә.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot