news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 500 гаилә «Зәкят» фондыннан азык-төлек ярдәме алачак

Татарстанда 500 гаилә «Зәкят» фондыннан азык-төлек ярдәме алачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Зәкят» хәйрия фонды 500 гаиләгә 5 тонна азык-төлек таратачак Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә фонд җитәкчесе Булат Мәрданов хәбәр итте.

Мәрданов билгеләп үткәнчә, узган ел «Рамазан – мәрхәмәтле гамәлләр ае» акциясе кысаларында мохтаҗларга 5 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.

2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot