Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә һәм +26 градуска кадәр җылыта
Бүген, 5 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә.
Төнлә республикада һава температурасы +5..+10 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда төнлә +8..+10 градус җылы булды. Көндез шәһәрдә максималь температура +24..+26 градуска җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз