Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 3,2 мең яшь гаилә социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырткан
2020 елдан бирле Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы кысаларында республиканың 3248 яшь гаиләсен торак белән тәэмин иткән. Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлзада Кычакова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылды. Аны гамәлгә ашыруның алты елында Казанда – 2168, Чаллыда - 447 гаилә Түбән Камада 286 гаилә торак шартларын яхшырткан.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Программа ир белән хатынның берсенә 36 яшь тулмаган яшь гаиләләргә юнәлдерелгән. Яңа программадан тулы булмаган гаиләләр дә файдалана ала», - дип белдерде Кычакова.
Программада катнашу өчен мөрәҗәгать итүче Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлергә тиеш. Ул теләсә кайсы өлкәдә эшләүче, шул исәптән үзмәшгуль дә булырга мөмкин. Төп шартларның берсе - торак белән тәэмин ителеш: гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак мәйданы туры килергә тиеш.
Шул ук вакытта, гаиләнең социаль ипотека буенча йөкләмәләрне вакытында үтәргә мөмкинлек бирә торган кереме булуы зарур. Гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем күләме яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Моннан тыш, гаиләдә федераль яки республика программалары кысаларында алынган түләнмәгән ипотека, шул исәптән Дәүләт торак фондының ябылмаган максатчан акчалата заемы булырга тиеш түгел.
Социаль ипотека еллык 7 процент ставка белән 28,5 елга кадәр бирелә. Башлангыч взнос күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Фатирларда кирәкле сантехника, счетчиклар һәм датчиклар урнаштырылган.
Программа кысаларында квадрат метрның бәясе базар бәясеннән түбәнрәк. Мәсәлән, «Салават Күпере» торак районындагы тапшырылган соңгы йортларның бер квадрат метры 124,1 мең сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз