news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +30 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +30 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дүшәмбе, 3 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көчәйгәндә аның тизлеге 15 метрга җитә. Көндез башкалада һава температурасы +27..+29 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot