news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сишәмбе, 28 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә, төнлә урыны белән кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 18-23 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +16..+21 градус, көнчыгыш районнарда +24 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска, республиканың көнчыгышында +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга, көчәйгәндә 18-23 метрга җитә. Көндез башкалада һава температурасы +25..+27 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot