Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26 сентябрьдә Татарстанда «Татарстан кроссы – 2026» һәм «Милләтләр кроссы» узачак
26 сентябрьдә Татарстанда «Татарстан кроссы – 2026» республика массакүләм ярышлары һәм «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне узачак. Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгы ТР хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
Ярышларда барлык яшьтәге кешеләр дә катнаша алачак. Муниципалитетларда үзәкләштерелгән массакүләм старт һәм мәдәни-күңел ачу программасы оештырыла. Ярышларга мәктәп укучыларын, студентларны, республика предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен җәлеп итү ниятләнә.
Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ике чараны да үзәкләштерелгән массакүләм старт һәм мәдәни-күңел ачу программасы белән аралаштырып үткәрергә тәкъдим ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз