Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда яңгыр, көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Җомга, 26 июньдә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез шулай ук явым-төшем көтелә: урыны белән көчле, аерым районнарда яшенле яңгыр явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, көндез тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда аязучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 13 метрга кадәр җитә. Башкалада көндез максималь температура +17..+19 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз