Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2400 үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә тора
Татарстанда 2400 үсмер Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрендә исәптә тора. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хәзерге вакытта 92 меңнән артык кеше белем бирү учреждениеләренең эчке контролендә тора. Бу аларның барысы да җинаятьчеләр дигән сүз түгел - алар безнең махсус контрольдә», - диде министр урынбасары.
Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, шулар арасында 2400 үсмер хокук бозган һәм Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрендә исәптә тора. 9334 үсмер даими рәвештә белем бирү учреждениеләре уставын боза, ә 80 545 бала төрле сәбәпләр аркасында адреслы ярдәмгә мохтаҗ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз