Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген, 21 мартта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин, юлларда көчле бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -1..-6 градус, аязганда -9 градус тәшкил итте, көндез исә +4..+9 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә термометрның терекөмеш баганасы -1..-3 градуска, аязганда -6 градуска кадәр төште. Көндез һава температурасы +7..+9 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз