Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда яңгыр көтелә, температура +25 градуска кадәр күтәрелә
Сишәмбе, 18 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы, төнлә бераз яңгыр, кайбер урыннарда көчле яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан төшәргә, урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +10..+15 градус тәшкил итте, көндез исә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя. Көндез башкалада һава температурасы +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз