news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы, көндез +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы, көндез +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Сишәмбе, 16 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яуды, көндез шулай ук кайбер районнарда явым-төшем күзәтелүе ихтимал. Урыны белән яшенле яңгыр явачак, көндез боз яварга да мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итте. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Башкалада максималь температура көндез +24..+26 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot