news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна ахырында температура +14 градуска кадәр төшә

Татарстанда атна ахырында температура +14 градуска кадәр төшә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу атнада Татарстанга кыска вакытка эссе һава торышы әйләнеп кайтачак, әмма ял көннәрендә республикада салкынча һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 11 августта, төбәктә антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә актив циклон һәм аның атмосфера фронтлары узганнан соң түбәнәйгән температура фонының күтәрелүе көтелә. Сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы +6..+11 градуска кадәр төшә, әмма көндез республикада һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем ихтималы аз, ләкин урыны белән төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин.

Чәршәмбегә каршы төндә, 12 августта, Татарстанда коры һава торышы саклана. Әмма көндезге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, төбәкнең көнбатышында кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 13 августта, республика аша чираттагы атмосфера фронты узачак. Төнлә Татарстан территориясенең күпчелек өлешендә, көндез көнчыгышта кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә температура +10..+15 градус тәшкил итсә, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 августта республикада һава торышы тотрыксыз булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Шул ук вакытта, тагын да ныграк суытачак: тәүлекнең якты вакытында термометрның терекөмеш баганасы +14..+19 градустан да югары күтәрелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot