Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә батырлык дәресе үткәрелде

Мамадыш районы Тәкәнеш мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» беренчел бүлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган истәлекле чара узды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
25 декабрь - ил тарихында батырлык һәм бурычны символлаштыра торган үзенчәлекле дата: 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертелә башлый.
«Сыйныф очрашуы» форматында оештырылган «Батырлык дәресе» кысаларында укучылар сугышчан хәрәкәтләр ветераны, сугышчы-интернационалист Илдар Гыйбадуллин белән очрашты. Ул михнәтле көннәр, сугышчан туганлык, үзара ярдәмләшү һәм хәрби бурычка тугрылык турында хатирәләре белән уртаклашты.
Укучылар кунакны тын да алмыйча тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Мондый очрашулар яшь буын өчен тарих дәресләре генә түгел, ә кешелеклелек, ныклык һәм ватанпәрвәрлек дәресләренә әверелә, алар дөньяның кадерен һәм чын геройлыкның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итә.
Чарада катнашучылар һәлак булганнарны искә алды һәм бүгенге көндә арабызда булган ветераннарга рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз