news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә өч бала боз астына төшеп киткән, берсе һәлак булган

Свердловск өлкәсендәге Реж шәһәре буасында өч бала боз астына төшеп киткән, аларның берсе һәлак булган, дип хәбәр итте төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, балалар бозда үзләре генә булган.

«Нәтиҗәдә, балигъ булмаган өч бала боз астына төшеп киткән, 8 яшьлек кыз судан үзе чыккан, 7 яшьлек кызны алар белән бергә булган 9 яшьлек малай коткарган. Бер баланы коткара алмаганнар», – диелә хәбәрдә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча «Ваемсызлык» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot