news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә йөк поезды рельстан чыкканнан соң янгын башланган

Свердловск өлкәсендә йөк поездының 20 вагоны рельстан чыккан, 7 цистернага ут капкан. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Вагоннар төнлә Макарцево – Седельниково станцияләре арасында рельстан чыккан. Янгын башланганнан соң, ярдәмче поезд ут кабарга өлгермәгән 54 вагонны ычкындырган һәм буксирга алган. Янгынны сүндерү өчен 100дән артык кеше һәм 31 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Зыян күрүчеләр юк. Участокта хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot