Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада матбугат фестивале узачак
30 майда Самарада 31нче «Матбугат 2026» фестивале узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Күркәм гадәткә кергәнчә, Струков бакчасында (Куйбышев урамы, 147а) журналистика, иҗат һәм гражданлык позициясен бәяләүче кешеләр өчен ишекләр ачыла. Чара 12:00 сәгатьтә башлана.
Берничә дистә төбәк һәм муниципаль гаммәви мәгълүмат чаралары үзләренең тематик мәйданчыкларын оештырачак. Фестивальне Самара хакимияте ярдәмендә Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә бүлеге оештыра.
Ел саен ял көнендә әлеге бәйрәм журналистларны, нәширләрне, блогерларны һәм аларның битараф булмаган укучыларын бергә җыя. Быел фестиваль аеруча бай булырга вәгъдә итә, чөнки ул халыклар дуслыгына һәм кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 65 ел тулуга багышлана. Искәртеп үтәбез, 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тагын бер сәбәп – Самара губернасының 175 еллыгы.
Фестивальдә шулай ук өлкә Хөкүмәте, Самара хакимияте, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз